Пенсия фондының Республика бүлеге ГХАТ Идарәсе белән берлектә, гаилә традицияләрен саклау һәм арттыру максатыннан, тарихта беренче тапкыр пенсия фондының хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр. 11 сентябрь көнне "Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы шартларда Татарстан Пенсия фонды хезмәткәрләренең 11 хезмәт династиясен хөрмәтләделәр. Династияләр 18 яшьтән алып 37 яшькә кадәр эш стажына ия. Сайлаганда төп критерий булып профессиональ тәҗрибәне буыннан-буынга тапшыру торды.
Әлеге чарада Мамадыш районы данын Сергиннар династиясе яклады. Валентина Сергина РПФ системасында хезмәт эшчәнлеген 2001 елдан башлый. Кызы Марина Левина да әнисе юлыннан барырга карар кыла һәм Мамадыш районындагы РПФ идарәсенә эшкә урнаша. Пенсия фонды структурасында династиянең гомуми хезмәт стажы 18 елга якын тәшкил итә.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге киләчәктә дә хезмәт династияләре буыннарның дәвамчанлыгын дәвам итәр, ата-аналар һәм балалар белән генә түгел, ә оныклар, хәтта хезмәткәрләрнең оныкчыклары белән дә таныштырыр, дип өметләнә.