Грипп – бу борын, бугаз, бронхлар һәм үпкәләргә тия торган вирус. Грипп турында иң популяр булган 10 сорауга җаваплар китерәбез .
1. Салкын тию белән грипп арасында нинди аерма бар?
Грипп та, салкын тию дә респирацияле авыруларга керәләр, ләкин алар төрле вируслар белән кузгатыла. Вирус сулыш алу системасына: борын, бугаз, бронхиолаларга, һәм, шулай ук, үпкәләргә тигәндә, грипп үсеш ала. Салкын тию вирусы, гадәттә, өске сулыш алу юлларына гына: борын һәм бугазга тия.
Тулаем алганда, грипп симптомнары, салкын тию симптомнарына караганда, күпкә авыррак була.
2. Ни өчен грипп шундый көчле тынычсызлык тудыра?
Грипп вирусы үпкәләргә тияргә һәм пневмония кебек җитди инфекциягә әйләнергә мөмкин. Әгәр грипп пневмониягә әйләнсә, авыру госпитализацияләүгә мохтаҗ була, ә пневмония авыруы хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Иммун системалары зәгыйфь кешеләр - өлкәннәр, авырлы хатыннар, сабыйлар, һәм хроник авырулары булган кешеләр – риск төркеменең иң беренче чиратында торалар.
3. Гриппка каршы ясалган вакцина авыруга сәбәп була аламы?
Гриппка каршы ясалган вакцинада тере вируслар булмый, шунлыктан ул авыруга сәбәп була алмый. Ләкин вакцина организмның иммун реакциясен кузгата ала, һәм авыруның җиңеләйгән симптомнары, мәсәлән, мускуллар сызлавы яки югары булмаган температура барлыкка килергә мөмкин.
Грипп вирусларының елдан елда мутацияләнүләре аркасында, сез, авыруны булдырмаска тырышу өчен, һәр елны гриппка каршы прививка ясатырга мохтаҗлы. Вакциналар 100% саклауны гарантияләмиләр, чөнки һәрбер кеше вирусның шушы елгы вакцинага кертелмәгән төре белән авырый ала. Ләкин бүгенге көндә гриппка каршы прививкалар авыруга каршы иң яхшы профилактика булып тора.
Табиблар вакцинацияне риск төркеменә керүчеләргә аеруча тәкъдим итәләр, бу:
* 6 айдан 18 яшькә кадәрге балалар,
* авырлы хатыннар,
* 50 яшьтән олырак кешеләр,
* хроник авырулар белән азапланучы кешеләр,
* картлар йортында яшәүче, озак срок нигезендә реабилитацион үзәкләрдә, санаторияләрдә дәваланучы кешеләр һәм башкалар.
4. Гриппны булдырмас өчен мин тагын нәрсә эшли алам?
Грипп һәм салкын тию вируслары бертигез – һава-тамчы юлы белән күчәләр. Әгәр кешеләр кулъяулык белән түгел, ә уч төбе белән капланып йөткерәләр, төчкерәләр икән, нинди генә өслеккә кагылсалар да, шуны йоктыра алалар . Шул өслеккә орынып, сез вирус йоктырасыз.
Үз-үзеңне саклау, грипп һәм салкын тию вирусларын таратуны булдырмас өчен:
* Кулларыгызны мөмкин кадәр ешрак юыгыз.
* Кулъяулыкка яки уч төбегезгә йөткерегез/төчкерегез. Аннары кулларыгызны юыгыз.
* Йөткергәндә, тирә-яктагы кешеләрдән читкә борылыгыз.
* Күз, борын, яки авызыгызга тимәгез.
Вируслар өслекләрдә берничә сәгатькә кадәр яшәргә сәләтле.
* Грипп һәм салкын тию сезоны вакытында күп кешеләр тупланган урыннардан сакланыгыз.
Яхшы ныгытылгын иммун системасы инфекцияләрдән күпкә эффективрак саклый. Организмыгызны куе яшел, кызыл һәм сары яшелчә яки җиләк-җимешләрдә булган табигый витаминнар белән баетыгыз.
Шуның өстәвенә, регуляр спорт белән шөгыльләнү - аэробика һәм саф һавада йөрү- иммунитетны күтәрә.