Тавыш бирү көнендә сайлау комиссиясе вәкилләре тавыш бирү өчен күчермә тартма белән йортка үзләре килә. Мондый мөмкинлектән бүген Мамадышта яшәүче Владимир Мартынов та файдаланды. 1952 нче елгы ир-ат сәламәтлеге буенча сайлау участогына килә алмый. Сайлау комиссиясе әгъзалары аңа үзләре килде.
Ул өйдән беренче тапкыр гына тавыш бирми инде. "РФ Президенты өчен дә өйдә тавыш бирдем, - дип сөйли пенсионер. - Элек сайлауларга бәйрәмгә барган кебек йөрдем, бер генә тавыш бирүне дә калдырмадым. Хәзер исә өйдә тавыш бирәм, элек ничек гражданлык бурычын үтәсәм, хәзер дә шулай тырышам", - ди ул.
Владимирның хатыны үзе тавыш бирде. Иртәдән үк ул участокта булып, лаеклы кандидат өчен тавыш бирде инде. 1869 нчы сайлау участогында барлыгы 11 сайлаучы беркетелгән, алар сәламәтлеге буенча бүген йортларда тавыш бирә.
http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/mamadyshtsy-golosuyut-na-domu