Аның хыялы – 8 нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга авылдашларын үзе ясаган тракторына утыртып алып бару була. Сүзебез Мамадыш районы Иске Комазан авылында яшәүче Рафаэль ШӘРИФУЛЛИН турында. “ОКА“, “Жигули“, “Волга“ – Рафаэль Шәрифуллин ясаган кечкенә тракторның төп өлеше әлеге Рәсәй машиналары детальләреннән тора. Җәйгә кергәч кенә ясала башлаган бу техника, оста әйтүенчә, сайлау көненә ясалып бетәргә тиеш дигән срок белән җыела. –Трактор ясау уе белән җәй башында ук йөри башладым. Кирәкле детальләрне табу белән эшкә керештем. Алда зур максат – 2-3 ай эчендә техниканы сафка бастыру иде. Терлек тоткач, авыл җигероебыз яшәгән капка тирәсенә ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәйле бабайлар да, бала-чагалар да жыела башлаган иде. Һәркемнең әлеге тракторга утырасы, бу тарихи мизгелнең шаһите буласы килде. Героебыз чәчәкләр үстерүгә дә аерым игътибар бирә икән. Сайлау участогына ул нәкъ бәйрәмчә, кулына чәчәк тотып баруны да шарт итеп куя. Барысы да нәкъ алдан корылган план буенча: трактор әзер, чәчәк – кулда, авылдашлар – арбада. Хәерле сәгатьтә дип, искекомазанлылар сайлау участогына юл алды. Рафаэль Шәрифуллинга ияреп җигүле ат бизәп килүчеләр дә, башка техникалар белән кушылучылар да, капка төбендә кызыгып карап торучылар да күп иде. Иске Комазан авылы сайлау участогы да килүчеләрне гади генә каршы алмый, елмаюлы йөзләре балкып торган балаларның жыр-биюләре, мичтә пешкән тәмле коймак белән чәй сайлау көненә бөтенләй башка, бәйрәмчә рух өстәде. –Барлык сайлауларны да авылдашлар белән берлектә шулай бәйрәмчә итеп үткәрәбез. Тавыш бирергә килүчеләр өчен дә бу рендә техникасыз булмый, гел кешегә ялына алмыйсың. Кырлардан мал азыгы алып кайтырга да, кирәк-яракны ташырга да була. Әмма, Рафаэль әфәнденең төп хыялы башка: –Авылдашларны матур итеп бизәлгән трактор арбасына утыртып, гармуннар белән 8 нче сентябрь көнне сайлау участогына алып бару хыялы бар иде, – ди ул. Җирле Кулибинның әлеге хыялын күтәреп алалар, инде иртәнге 8 тулганда икеләтә күңелле бит, – ди клуб мөдире Альмира Нәфыйкова. Илнең киләчәге өчен тавыш биреп чыкканнан соң, авылдашлары Рафаэль Шәрифуллинны тагын бер тапкыр урамнарны трактор белән әйләнеп чыгарга күндерә алдылар. Авыл яшәсә – ил яшәр, ди халык. Ә авылда Рафаэль Шәрифуллин кебек оста куллы, туган жире өчен бар җанын биреп йөрүчеләр булса, аның киләчәге өчен куркыныч түгел.
Ландыш БАБАНИЯЗОВА.