“Автобус 14..30“ акциясе Мамадышта булды. Татарстан активистлары яшьләр белән ачык очрашулар оештырып йөри. Алар республиканың һәр районында 14 яшьтән 30 яшькә кадәр мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр һәм яшь гаиләләр белән очраша, аларның проблемаларын барлый. Чаралар ачык бәхәсләр форматында уза. “Мамадыш“ совхозы мәдәният йортында мәктәпләр һәм политехник көллият укучылары белән оештырылган очрашуда район башлыгы Анатолий Иванов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков катнаштылар, яшьләргә районда яшәү шартларын яхшырту өчен нәрсәләр кирәклеге ачыкладылар, аларны борчыган күпләгән сорауларга җавап бирделәр.