“Игътибар – балалар!“ операциясе Татарстан Республикасында агымдагы елның 26 нчы августыннан 8 нче сентябренә кадәр дәвам итә. Киң масштаблы акциянең максаты – балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызу. ТР ЮХИДИ профилактик программалар дирекциясе филиалы директоры Лилия Никифорова һәм инспектор Рамил Шиһапов шәһәребезнең беренче санлы урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән әңгәмә корырга өлгерделәр дә инде. Аннары теорияне практикада ныгытып, җәяүлеләр кичү юлыннан бергәләшеп чыктылар.