Грипп килә: ничек сакланырга?

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Кыш җиттеме, грипп үзе турында искә төшерә. Менә быел да эпидемия чоры гыйнвар ахыры - февраль айларына туры килер, мөгаен.

Грипп вирусының сезонлы артуы күзәтелә. Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән хастаханәдә дәваланучылар саны да арта. Алар арасында өлкәннәр күп. Һәр кеше үз сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булсын иде. Тын юлы авырулары һәм гриппның беренче билгеләре күренүгә, медицина ярдәме алырга, тән температурасы күтәрелгән, хәлсезләнгән, томау төшкән балаларны өйдә генә калдырырга кирәк.

Авыру нәрсә белән куркыныч?

Грипп - авыр вируслы инфекция. Ул, гадәттә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә иярә. Табиблар, грипп кинәт башлана, диләр. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары йөткерү, томау өстәлергә мөмкин.
Гриппны аеруча балалар, авырлы хатын-кызлар, өлкәннәр авыр кичерә. Грипптан соң организм аеруча сизгергә әйләнә, төрле авырулар эләктерү, өзлегү очраклары ихтимал. Грипп аркасында кайбер кешеләрдә пневмония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, менингит, колак, авыз куышлыгы авырулары күзәтелә. Үлү очраклары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International