Мамадыш районында билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры уза.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28-30 августта Мамадыш районы Түбән Ушма авылының "Дружба" спорт - сәламәтләндерү комплексында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге уза, 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында Мамадыш җирендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән көрәшчеләр очрашачак. Көрәш келәменә барлыгы 15 команда чыгачак. Беренчелектә җиңүче Казахстан Республикасының Нур-Солтан шәһәрендә узачак дөнья чемпионатында чыгыш ясау мөмкинлеге алачак. Ярышлар октябрь аенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International