Балалар сәнгать мәктәбендә виртуаль концерт залын ачу тантанасы узды. Хәзер Мамадышта барган барлык мәдәни вакыйгалар онлайн режимында трансляцияләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, виртуаль концерт залы «Мәдәният» милли проектына керә торган «Цифрлы мәдәният» төбәк проекты кысаларында булдырылган.
«Мәдәният» милли проекты федераль масштабтагы яңа милли проектлар исәбенә керә, алар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда бу проектларны гамәлгә ашыруны «Бердәм Россия» партиясенең контроль төркеме күзәтеп тора.