Телефон, компьютер яки планшет ватылды. Нишләргә?

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Күпчелек гражданнар өчен телефоннар, компьютерлар, планшетлар көндәлек юлдаш булып тора, алардан башка күпләр үз яшәешен күз алдынада китерә алмый.. Әмма, хәтта иң заманча электрон җайланмалар ала сафтан чыгарга һәм ватылырга мөмкин.

Товар кинәт ялгыш эшли башласа яки бөтенләй эшләми башласа нишләргә.

Башта товарның яраклылык срогы яки гарантия срогы тәмамланганмы-юкмы икәнлеген гарантия талонында карагыз.

Гарантия срогы – товарда җитешсезлек ачыкланган очракта җитештерүче, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер кулланучы таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш.

Яраклылык срогы-ул кулланырга яраклы товарны җитештергәннән соң яки товар җиткәнчегә кадәр файдаланырга яраклы датадан чыгып исәпләнә торган вакыт белән билгеләнә.

Товарның гарантия срогы, шулай ук аның хезмәт итү срогы техник җайланма сатылган көннән исәпләнә. Товарны сату көнен билгеләп булмый икән, бу срок товар җитештерелгәннән соң исәпләнә.

Гарантия срогы тәмамланмаган очракта, Сез сатучыдан түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

• шундый ук маркадагы товарга (модель, Артикул) алыштыру);

•сатып алу бәясен тиешле яңадан исәпләп чыгарылган башка маркалы (модель, Артикул) товарга алыштыру;

• сатып алу бәясен чагыштырмача киметү;

* товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән юкка чыгару;

• сез яки өченче зат тарафыннан товардагы җитешсезлекләрне бетерү өчен тотылган чыгымнарны каплау.

Әмма, техник яктан катлаулы товарлар сезгә гарантияле рәвештә түбәндәге очракларда алыштырылырга тиеш :

Телефоннар катлаулы товарлар исемлегенә кертелү сәбәпле кулланучылар турындагы законда каралганча, сатып алучы 15 көн   эчендә смартфонын кире тапшыра яисә шундый ук бәядәге һәм модельдәге товарга алмаштыра, яисә бәясен киметтерә, бушлай  төзәттерә ала, – дип сөйли белгеч. – Әгәр дә 15 көн узып киткән булса, товарны кире кайтару, яисә алмаштыру өчен сәбәпләре җитди булырга тиеш. Ягъни телефон ватык булса, яисә кимчелекне төзәтү буенча 45 көнлек срок үтәлмәсә һәм башкалар.

Законга ярашлы рәвештә төзәтә алмаслык җитешсезлек товарны кире кайтаруга яисә алмаштыруга җитди сәбәп булып саналырга мөмкин. Шулай ук төзәтү зур чыгымнар яисә вакыт, яисә берничә тапкыр төзәтүне таләп иткән, яисә төзәтелгәннән соң тагын барлыкка килгән җитешсезлек тә сәбәп була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International