Кызганычка каршы, күп кенә балалар мәктәпкә кадәр дөрес утырмыйлар һәм гәүдә төзелеше бозыла. Өстәлне дөрес сайлау мөһим: чөнки баланың умыртка баганасы сәламәтлеге, күрү сәләте һ.б. – барысы да игтибарга алынырга тиеш:
Өстәлнең озынлыгы 1 м, киңлеге 60 см булу җитә. Тартмалы өстәл дә сайларга мөмкин, ләкин аяк кую өчен 50×50 см урын калсын.
6-7 яшьлек 1нче сыйныф укучысына (буе 110-120 см булса) өстәлнең биеклеге 52 см, урындыкныкы – 32 см булу кирәк.
Әгәр баланың буе 120-130 см икән, өстәл биеклеге 57 см, урындыкныкы – 35 см булсын.
Шушы күрсәтмәләр ярдәмендә, буйлары озынрак балаларга да җиһаз сайларга мөмкин. Укучы 10 смга озын булса, өстәл биеклегенә 5 см, урындыкныкына 3 см кушыла.
Алай да өстәл һәм урындыкны баланың үзен утыртып карап алу яхшы.
Монда түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
– аяклар бөгелгәч, табаннар идәнгә тулысынча тиеп торсын;
– тезләр һәм өстәл арасында 10-15 см ара калсын;
– бала өстәл кырыенда басып торганда, аның терсәге өстәлдән 2-5 смга түбәнрәк булсын.
Урындык сайлыйбыз.
Урындыкка бала аркасын терәп утыра алырга тиеш. Терәткеч биек һәм туры булсын. Урындык селкенергә тиеш түгел, шуңа укучыга әйләнеп йөри торган офис кәнәфие алмыйлар. Утыргыч та бик йомшак булмаса, яхшы.
Әгәр баланың табаннары идәнгә тиеп торырлык урындык тапмасагыз, аяк астына махсус аскуйма ясагыз. Бик уңайлы җиһаз алган очракта да, баланы контрольдә тоту кирәк. Дәрес әзерләгәндә, өстәл белән гәүдә арасында 5 см ара калсын. Арка туры, җилкәләр тигез булырга, өстәл белән күзләр арасында 30 см ераклык сакланырга тиеш.
Әлбәттә, балалар үсми тормый. Шуңа күрә биеклеген үзгәртеп була торган өстәл-урындык алу отышлырак.
Яктылык
Өстәлдә лампа бар икән, аны сул якка куярга кирәк. Өй эшләрен кояш яктысында әзерләргә киңәш ителә, шуңа да тәрәзәләрне капламагыз. Ә караңгы вакытта өстәл лампасын кулланыгыз. Лампаның яктысы сул яктан төшәргә тиеш.
Беренче сыйныф укучысыныңэш урынында канцелярия кирәк-яракларын, китапларны, дәфтәрләрне һәм башка әйберләрне саклауның уңайлы системасы булу турында кайгыртырга онытмагыз. Моның өчен шкаф-купе, урыннар, мобиль контейнерлар, хәтта төрле зурлыктагы күп санлы кесәләр дә кулланырга мөмкин. Иң мөһиме полкалар балаларның буе җитәрлек итеп урнаштырырлырга тиеш.
Иң мөһиме, бала өй эшен эшләгәндә дөрес утырырга тиеш. Бары шул очракта гына сәламәтлеккә зыян килмәячәк.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Камалова Асия Исмәгыйль кызы.