Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне - бәйрәм көн булып санала.
Шулай итеп, 2019 елда биш көнлек эш атнасында 30 август ял көне булып санала. 29 августта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.