Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Мамадыш машина йөртүчеләренә җәяүлеләргә өстенлек бирү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 26 августыннан 8 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызу максатларында  «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы уза.

Бүген, акция кысаларында, «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Мамадыш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрнең машиналар йөрү өлешенә чыктылар һәм Мамадыш машина йөртүчеләргә җәяүлеләргә өстенлек бирү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International