Мамадыш шәһәренә 238 яшь тулу уңаеннан, 24 августта бәйрәмне зур колач белән билгеләп үттеләр. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы күңел ачу программасы төзелгән иде. Төп чаралар «Яшьлек» скверында узды.
Киң сәүдә нокталарында бик күп төрле сувенирлар алырга мөмкин. Оештыру югары дәрәҗәдә иде. Парк ачык һавадагы музейга әверелде, анда барлык оешмалар һәм учреждениеләр үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтте. Медицина хезмәткәрләре дә читтә калмадылар һәм шәһәр халкы өчен бәйрәм оештыруда актив катнаштылар.
Файдалы акцияләрнең тулы бер сериясе медицина хезмәткәрләре катнашында узды. Поликлиниканың фельдшеры Лилия Камалова һәм поликлиниканың акушеркасы Язилә Нәбиуллина «Үз йөрәгеңне кайгырт» дигән лозунг астында артериаль кан басымын үлчәделәр, профсоюз оешмасы рәисе, табиб-стоматолог Лилия Сәгъдиева сәламәт яшәү рәвеше буенча консультацияләр бирде. Баш шәфкать туташы Рәисә Сәлахова авыруларны профилактикалау буенча мәгълүмати буклетлар таратты. Әңгәмәләр үткәрде.
Мамадыш районының сәламәтлек саклау тарихы экспозициясе программасы безнең якташ-медикларның тарихы нигезендә әзерләнгән. Кунакларны экспозиция белән Мамадыш район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев таныштырды. Дамир Хаҗиев безнең шәһәр һәм районның медицина үсеше чорлары турында җентекләп һәм кызыклы итеп сөйләде.
Моннан тыш, республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән, быел Мамадыш районы күп балалы медицина хезмәткәрләре Ушатиковлар гаиләсе барды. Алар районның иң үрнәк яшь гаиләләренең берсе. Евгений-ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры, Ольга-анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә шәфкать туташы. Намуслы хезмәтләре өчен икесе дә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, администрация башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 2017 елда Ольга Вячеславовна «Иң яхшы шәфкать туташы»номинациясендә республика конкурсында 3 нче урынны яулады.
Ирле-хатынлы Ушатиковларның иҗтимагый активлыгын да билгеләп үтми булмый. Алар ел саен «Звездопад» иҗат коллективлары фестивалендә катнашалар, район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган барлык конкурсларда һәм ярышларда үз учреждениеләрен лаеклы тәкъдим итәләр. Мондый бәйрәмнәр шәһәр халкында үз шәһәреңә карата мәхәббәт һәм абруй хисе уята. Бай эчтәлекле көн ахырында искиткеч матур салют булды.