Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна ашлык җыелды. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна ашлык җыеп алынды. Бу хакта шимбә көннне уздырылган Хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Үз нотыгында Марат Әхмәтов бу атнаның урып-җыю эшләрен башкару өчен уңай булуын билгеләп үтте. Бу көннәрдә тәүлеккә 150 тоннадан артык ашлык җыелды.
«Иртәнгә урып-җыюның экваторы узды, мәйданныэ 51%ы җыелды, бу - 728 мең га, - диде Марат Әхмәтов. - Бер гектардан уртача уңыш - 30,9 центнер, бу 2018 елга караганда 4,3 центнерга күбрәк. Иң югары урып-җыю темплары Зәй районында, анда 61% мәйдан җыелган, 105 мең тонна ашлык суктырылган, Нурлат районында - 65%, Әлки районында - 68%».
Бер гектардан уртача уңыш 6 районда 40 центнердан артып китә, болар - Зәй, Тукай, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Актаныш районнары.
Бер атна эчендә республикада 340 мең га мәйданда ашлык җыелды, ягъни фараздан 24%, диде Марат Әхмәтов. Ютазы районы бер атна эчендә 30% мәйданны җыйды, Актаныш, Азнакай - 25әр%; Лениногорск, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама районнары - 24әр%.
Тәнкыйть зонасында – республиканың төньяк районнары, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, әлбәттә, бу урып-җыюны соңга калып башлауга бәйле.