Ата-аналарга киңәшләр: мәктәпкә әзерлек вакытында нәрсәгә игътибар итәргә?

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара,Теләче районнарындагы территориаль бүлеге ата-аналарның игътибарын булачак мәктәп укучысы өчен дөрес эш урыны оештыруга юнәлтергә кирәклеген исәртә, чөнки беренче сыйныф укучысының эш урыны ни дәрәҗәдә уйланылган һәм дөрес куелуына турыдан-туры аның сәламәтлегенә бәйле булачак.

Әлбәттә, дәрес әзерләү өчен балага аерым бүлмә бүлеп бирү һәрвакытта да мөмкин түгел. Димәк, бу очракта «уен» зонасын «эш» зонасыннан аеру мөһим, бу беренче сыйныф укучысының игътибарын дәресләрдән бернәрсә дә аермасын өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International