1 нче сентябрь килеп җитте. Балаларны мәктәпкә әзерлибез. Кием сайлаганда киемнең матурлыгына гына түгел, сыйфатына да игътибар итәргә кирәк.
Кием табигый тукымалардан: мамык һәм йоннан булырга тиеш - алар тәнне «суларга» һәм дымны Яхшы сеңдерергә мөмкинлек бирә. Костюмнарда синтетик текстиль материаллары 55 проценттан артмаска тиеш. Артык тар әйберләр алмагыз - алар уңайсыз. Санитар нормалар буенча киемнең (нательной) беренче катламы табигый тукымалардан гына булырга тиеш. Сүз уңаеннан, бу колготкиларга да, оекбашларга да кагыла.
Аяк киеме сайлыйбыз
Иң мөһиме, арткы ягы каты һәм биек булырга тиеш икән. Аннары табан астында яссы табанлылыкка каршы махсус “стелька” булса яхшы дип язганнар. Ә менә күннең чын яки ясалма булуы исә әллә ни мөһим түгел… Аяк киеме аяк бармакларын кысмаска тиеш, чөнки тар аяк киеме аяк төзелешен үзгәртергә мөмкин.
Аяк киеме таймаска тиеш, эчендә супинатор булса яхшы. Эчлеге табигый тукымалардан булса яхшы. 8 яшькә тикле балларга үкчә биеклеге 0,5 см дан 1 см булырга тиеш. Максималҗ үкчә биеклеге балалр өчен 4 см артмаска тиеш.
Портфель сайлыйбыз
Укучы сәламәтлегенә портфель авырлыгы да зур йогынты ясый.
«Роспотребнадзор» укучыларга портфель сайлау буенча киңәшләр тәкъдим иткән. Беренче чиратта, бу мәктәп әсбабы укучының гәүдәсенә зыян китермәскә тиеш, ди алар.Портфельләрнең авырлыгы 700 грамман артмаска, букча киң каешлы, каты аркалы, яктылыкны кире кайтара торган элементлары булырга тиеш.
Сумкаларның бәяләренә килгәндә, базарда алар 1700 сумнан башлана. Дөрес, 500 сумга да табарга мөмкин, тик аның сыйфаты начар. Хәзер күп ата-ана ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалары стабилизаторлы, янып тора торган маяклары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакларга өстенлек бирә. Аларның бәяләре кибетләрдә 7-8 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ә базарда ортопедик аркалы, каты тышлы җиңел сумкалар 2500-3000 сум тора.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Камалова Асия Исмәгыйль кызы.