Гариза бирергә өлгер.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искә төшерә: 1нче октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламага ия булучылар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1нче гыйнварыннан гамәлдә булачак. Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын; төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала. “Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль ташламалыларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Мамадыш районында дәүләт социаль ярдәмен 4644 кеше ала“, – дип билгеләп үттеләр Мамадыш районы буенча Пенсия фонды идарәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International