Дүсмәт авылының административ үзәгендә 29 ел ремонт ясалмаган иде. Бу елның гыйнвар аеннан бина капиталь ремонтны көтте. Яңартылган бина җирле күпфункцияле үзәк булып тора, чөнки ул берьюлы берничә объектны үз эченә ала: авыл җирлеге Советы, авыл мәдәният йорты һәм Дүсмәт авыл җирлеге башкарма комитеты, почта, китапханә.