Районда бер-бер артлы яңа спорт объектлары барлыкка килә. Ачылу тантанасында район башлыгы Анатолий Иванов катнашты. Мәйданчыкны ул шәхсән үзе Шәдче балалар кулына тапшырды.
Элек егетләргә күрше авылга футбол уйнар өчен йөрергә яки иске хоккей тартмасы белән канәгатьләнергә туры килә иде.
"Биредә беркайчан да уенчыларның һәм җанатарларның дәртле тавышлары тынмасын иде. Бу мәйданчык Авылның яшь кешеләре өчен зур спорт тормышына старт алыр дип ышанам", - диде Анатолий Петрович.
Район башлыгы шулай ук 10 мең сумлык сертификат тапшырды. Акча спорт инвентаре сатып алуга тотылачак. Тантаналы рәвештә тасманы кискәннән соң, иптәшләрчә матч узды.
"Балаларыбызның команда спорт уеннары өчен барлык шартлар да тудырылуына без бик шат. Балалар җәй буе түземсезлек белән ачылуны көттеләр. Моңа ирешүчеләргә зур рәхмәт", - дип билгеләп үтте Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков.