Роспотребнадзор: мәктәптә баланың ару-талуын ничек булдырмаска?

2019 елның 23 августы, җомга

1. Улымның мәктәптә интерактив такталар, аларны куллану нормалары бармы?

Җавап: 1-4 сыйныфларда дәресләрдә интерактив такта белән мәктәп укучыларының өзлексез эшләве 5 минуттан, 5 - 11 сыйныфларда 10 минуттан артмаска тиеш. 1 - 2 сыйныфларда дәресләрдә интерактив такта куллануның гомуми озынлыгы 25 минуттан артмый, 3-4 сыйныфларда һәм аннан да өлкәнрәк сыйныфларда 30 минуттан артмый. Бер үк вакытта хәбәр итәбез, беренче партадан алып уку тактасына кадәрге ераклыкка карата таләпләрне дә үтәргә кирәк, ул 240см тәшкил итәргә тиеш.

2. Мин баланы беренче сыйныфка җибәрәм. Аның ару-талуны ничек булдырмаска һәм,  сәламәтлекне саккларга?

Җавап: атна дәвамында укучылар җиңеләйтелгән уку көне пәнҗешәмбе яки җомгага тикле  була. 1 нче сыйныфта укытуда түбәндәге өстәмә таләпләрне үтәп башкарыла:

- уку дәресләре 5 көнлек уку атнасы һәм беренче сменада гына үткәрелә;

- беренче яртыеллыкта "баскычлы" режимны куллану (сентябрьдә, октябрьдә - көнгә 35әр минут, ноябрь-декабрьдә - һәркайсы көнгә 35әр минутлык 4 дәрес, гыйнвар-май айларында-4әр дәрес.)

- уку көне уртасында 40 минуттан да ким булмаган динамик пауза оештыру киңәш ителә;

- укыту укучыларның дәресләрен һәм өй эшләрен бәяләмичә үткәрелә;

- традицион укыту режимы булганда, өченче чирекнең урталарында өстәмә атналык каникуллар. Чиректә (триместр) бәйсез рәвештә өстәмә каникуллар оештыру мөмкин.

Шулай ук арыганлыкны профилактикалау өчен кирәкле булган физкультминуткалар һәм гимнастика үткәрергә.

3. Хәзер мәгарифтә компьютер технологияләреннән актив файдаланалар, компьютер артында дәресләрдә булу буенча чикләүләр бармы?

 

Җавап: ару - талуны кисәтү, шулай ук укучыларның күзләрен саклау максатыннан, компьютер артында өзлексез эшләү нормативлары эшләнде: 1-2нче сыйныф укучылары өчен - 20 минуттан да артмый, 3 - 4нче сыйныф укучылары өчен - 25 минуттан да артмый, 5 - 6 нчы сыйныф укучылары өчен - 30 минуттан да артмый, 7 - 11 сыйныф укучылары өчен - 35 минут.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, компьютерлардан файдаланганнан соң, күзләр талчыгуны профилактикалау өчен күнегүләр комплексы үткәрергә кирәк, ә дәрес ахырында - гомуми талчыгуны профилактикалау өчен физик күнегүләр үткәрергә кирәк.

"Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлек начальнигы урынбасары М. Х. Мәснәвиева.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International