Бүген Мамадышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган педагогик конференция булып узды. Анда мәгариф җитәкчеләре һәм ветераннары, тәрбиячеләр, педагоглар һәм яшь белгечләр катнашты. Ел саен уздырыла торган август очрашуы узган уку елына йомгак ясарга, килеп туган һәм хәл ителмәгән проблемалар буенча фикер алышырга, аларны хәл итү юлларын ачыкларга, шулай ук Мамадыш муниципаль районында мәгариф тармагының киләчәк үсеше перспективаларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Тормышыбызда барысы да балалар бакчасында тәрбияче һәм мәктәптә укытучыдан башлана. Сезнең хезмәтегез, хөрмәтле педагоглар, балаларның уңышлы үсешен гарантияли, димәк, Мамадыш муниципаль районының иртәгесе көнен һәм аның конкурентлылыгын билгели, - дип белдерде район башлыгы Анатолий Иванов.

Бүген мәгариф системасы үз алдына куйган өстенлекле бурычлар рухи-әхлакый тәрбия формалаштыру, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, белем бирү киңлегенең иминлеген тәэмин итү, ахыр чиктә югары әхлакый потенциалга ия һәм актив социаль эшчәнлек алып баручы шәхеснең үсешеннән гыйбарәт.

Узган уку елы уңышлы булды. 11 нче сыйныфны тәмамлаган барлык 156 укучы да аттестат алды. Аларның 44е «яхшы укыган өчен»медале белән бүләкләнде. Быел безнең районда рус теле буенча 2 бала  йөз баллга ия булды. Югары балл җыючыларның гомуми саны-116.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1825 бала йөри, гомуми белем бирү учреждениеләренә – 4132 бала. Мәгариф учреждениеләрендә 1532 кеше эшли, шуларның 753е-педагог. Яңа елда мәктәпкә 21 яшь белгеч киләчәк.

Мамадыш районы Олимпиада хәрәкәте буенча авыл районнары арасында чираттагы мәртәбә беренче булды.

Без Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләреннән генә калышабыз. 67 укучыбыз Бөтенроссия, республика һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадалар призерлары һәм җиңүчеләре булды. Бу сезнең хезмәтегезнең югары сыйфаты турында сөйли, хөрмәтле педагоглар, -диде район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Габдрахманов.

Педагогларның максатчан эш нәтиҗәсен мин «Сәләтле балалар», «Тормыш дәресләре», «Олимпиада-100» муниципаль проектларында, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә, спорт турнирларында һәм ярышларда балаларның катнашуын күрәм. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну белән " Алга, юниорлар!" “Балалар талантлары салават күпере”  конкурсларында катнаша. Полилингваль белем бирүгә аерым игътибар бирелә, шуңа күрә муниципаль проектларның берсе - " Инглиз теле - балалар бакчасыннан башлап»,дип атала, - дип билгеләп үтте район башлыгы Анатолий Иванов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International