Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аны акчалата эквивалент алган федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки РПФ сайтындагы Шәхси кабинет аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак. 1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга яки аннан баш тартып, акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 863 сум 75 тиен тәшкил итә.
Акчалата компенсацияне сайлаганда шуны истә тотарга кирәк: сәламәтлек торышы начарлангач, авыру озак вакытлар дәвалануны һәм күп кенә дарулар таләп итә, акчалата компенсация җитми башлый.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын 2019 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2018 елда түләүсез дарулар алучыларга гариза бирү зарурлыгы юк.
Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджет акчалары хисабына 2005 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Федераль льготниклар арасында сугыш ветераннары һәм инвалидлары, барлык төркем инвалидлары, инвалид балалар, блокадниклар һ. б. бар.
“Бүгенге көндә Мамадыш районында дәүләт социаль ярдәмен 4644 кеше ала”, - дип билгеләп үттеләр Мамадыш районы Пенсия фонды идарәсендә.