Шәһәр көнендә табигать кочагында чын Нократ ухасын татып карарга мөмкин булачак.

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

"Яшьлек" скверында Нократ елгасы ярында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп коллективы тәмле сыйлар әзерләячәк. 8 казанда уха пешерәчәкләр, аны елга ярында  пешкән уңайга авыз итәргә мөмкин булачак. Әлеге ризыкны үзебезнең Мамадыш балык заводы балыкларыннан әзерләячәкләр. Барлыгы 700 дән артык кешене сыйлау планлаштырыла.

Барлык теләүчеләр 17.00 дән 21.00 гә кадәр учак янында уха ашарга, җыр астында үләннәрдән чәй эчәргә  мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 24 августта Мамадыш үзенең 238 еллыгын билгеләп үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International