Шәһәр көнендә Мамадышта чәчәкләр фестивале узачак. Монда шәһәрнең иң гүзәл кызлары катнашачак. Чәчәкләрнең төп патшабикәсен "Яшьлек"скверында сайлаячаклар. Шәһәр конкурсында катнашу өчен коллективларга чәчәк бәйләмнәре белән беррәттән ирекле темага үсеп килүче һәм киселгән чәчәк-декоратив үсемлекләрдән эшләнгән чәчәк композициясен әзерләргә кирәк булачак. 24-нче августта 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары барлык катнашучыларны бәяли алачаклар. Ул «чәчәкләр патшабикәсе», «ел символы», «иң яхшы чәчәк бәйләме», «иң яхшы композиция», «үзенчәлекле композиция», «креатив алым», «милли колорит», «чәчәк карнавалы», «чәчәк фантазиясе», «җәй буяулары»номинацияләрендә җиңүчеләрне ачыклаячак. Үз «чәчәкләр патшабикәсен» шәһәрнең барлык предприятиеләре тәкъдим итә ала. Катнашучылар акчалата бүләк алачак.
Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 24 августта 18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында узачак.