Мамадышта «Лагуна» бассейны ремонттан соң ачылды.

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

“Лагуна” йөзү бассейны ремонттан соң үз ишекләрен ачты һәм мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын кабул итә. Учреждение гадәти режимда 8.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. 20.00 - соңгы йөзү. Бассейн персоналы расписание буенча килүне үтенә. Мәсәлән, әгәр сез 10.05 сәгатьтә килсәгез, бары 11.00 сәгатьтә генә кертәләр. Бассейнга керү бары тик белешмә буенча гына! Бер тапкыр керү бәясе: өлкәннәр өчен-100 сум, балалар өчен-50 сум, пенсионерлар өчен-80 сум.

Теләгән кеше абонемент сатып ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International