"Туган ягым, яраткан төбәгем" дип исемләнгән ишегалды бәйрәмен Домолазова, 18 нче йорт буенча җавплы Гөлгенә Гайнанова оештырды. Чарага Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов чакырылган иде.
Кичәне апалы-сеңелле Батыровалар һәм "Биш бармак" командасының КВН Татар лигасына нигез салучы һәм капитаны Ленар Галәветдинов үткәрделәр.
Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән Анатолий Иванов мөрәҗәгать итте. Ул ишегалды бәйрәменә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Рәшит Гарипов балалар арасында бәйрәм тематикасына рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Алар дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Күңел ачулар күп булды, һәркем үзенә күңелле шөгыль тапты. Балалар һәм өлкәннәр - җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Бәйрәмгә килгән һәркем дә тәм-том, призлар һәм бүләкләр алды! Оештыручылар өлкәннәргә дә, балаларга да күңелсез булмасын өчен барысын да эшләделәр.
Йортта яшәүчеләр үзләре концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Тәм- томнардан өстәл сыгылып тора. Пылау белән сыйланырга, самовар чәе эчәргә мөмкин иде бу бәйрәмдә.
Гөлгенә Гайнанова бәйрәм спонсорларына, шулай ук чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан барлык йортта яшәүчеләргә зур рәхмәт белдерә.