24 август көнне Җиңү паркында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен традицион спорт фестивале узачак. Чара программасында уеннар, конкурслар, спорт ярышлары, мастер-класслар, концерт чыгышлары һәм бәйрәмдә иң актив катнашучыларны бүләкләү каралган.
Башлана 10.00 сәгатьтә. Барлык теләүчеләр чакырыла!
Мамадыш районында 4000гә якын инвалид исәпләнә. Шуларның 212се-балалар.