Шәһәр көнен үткәрү вакытында Мамадышта кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк. 24 августта 16.00 сәгатьтән Толстой урамы («Океан» кибетеннән) һәм Давыдов урамы («пожарка» дан башлап Ушма Яр буе урамына кадәр) өлешен ябачаклар. Автомобиль йөртүчеләрне алдан ук урап узу юлларын сайларга һәм хәрәкәтне чикләү буенча юл билгеләренең таләпләрен үтәргә чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, Мамадыш шәһәре көне уңаеннан бәйрәм чаралары “Яшьлек”скверында узачак.