Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте юнәлешенә 25 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, 27-нче июньдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә беренче тапкыр дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрларга ярдәм итү буенча «Бер дулкында» республика премиясен тапшыру булды. Премияләрне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башкалар тапшырды.
Яшьләр сәясәтенең иң яхшы тәҗрибәләрен саклап калу һәм торгызу өлкәсендә уңышлы эшләүче коллективлар, шулай ук заманча яшьләр белән эшләү өчен инновацион карарлар тәкъдим итүчеләр билгеләп үтелде. Татарстанда яшьләр сәясәтенең 25 еллыгы юбилей елында «Һөнәргә тугрылык өчен " номинациясе аерым игътибарга лаек. Шуны да искәртик: «Традиционлылык», «активлык», «креативлык» номинацияләрендә җиңүчеләрне иҗтимагый тавыш бирү юлы белән сайладылар.
Республика премиясе җиңүчеләре:
"Креативлык» - мөрәҗәгать итүчегә яки коллективка яшьләр белән эшләүдә иң яхшы инициатива өчен бирелә: «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" яшьләр иҗтимагый оешмасы»;
"Активлык» - узган елда яшьләр белән актив һәм нәтиҗәле эш алып барган өчен шәхси гариза бирүчегә яки коллективка тапшырыла: Нелля Пулатова, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының һөнәри белем бирү оешмалары белән эшләү юнәлеше җитәкчесе»;
"Традиционлылык» - мөрәҗәгать итүчегә яки коллективка узган елда яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы тәҗрибәне саклаган һәм яңадан торгызган өчен бирелә: Яр Чаллы шәһәре«НУР «яшьләр үзәге" ;
"Ел вакыйгасы « SUNNYФЕСТ» креатив чаналар фестивале (Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары Мамадыш район советының иҗтимагый оешмасы). Яшьләр белән эшләүгә аеруча әһәмиятле йогынты ясаган һәм/яки яшьләргә уңай нәтиҗә ясаучы чара өчен премия бирелә.