Безнең республика халкының сәламәтлеге сагында торучылар сәламәт яшәү рәвеше өчен. Теләчедә «сәламәтлек-2019» медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабы узды, анда Мамадыш, Теләче, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск районнары командалары катнашты. Медицина хезмәткәрләре спортның түбәндәге төрләрендә ярыштылар: бадминтон, җиңел атлетика, волейбол, шахмат, өстәл теннисы һәм аркан тарту. Сәламәт тәндә - сәламәт рух! Барлык командалар да бу бәхәссез хакыйкатьне раслады. Гомумкоманда зачетында Мамадыш үзәк район хастаханәсе коллективы беренче урынны яулады. Алар - «Сәламәтлек-2019 " зона спартакиадасы финалистлары.