Сүз шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында хатын-кызлар волейболы буенча XIII Спартакиада турында бара.
Ярышларга барлыгы 17 шәһәр командасы җыелды. Кичә финал очрашулары узды. Өченче урын өчен көрәштә шәһәрнең 2нче лицее һәм район Башкарма комитеты командалары очрашты. Икенче һәм беренче урынны политехник көллият һәм үзәк район хастаханәсе командалары яулады.
Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче урынны көллият коллективы алды, 2 - район хастаханәсе командасы алды, өченче урынны 2нче лицей командасы алды.