Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары беренче котлауларны кабул итәләр.

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 74 нче язны  бу сугышта катнашкан 23  кеше каршы ала. Бүген, бәйрәм чаралары алдыннан, алар белән район җитәкчеләре очрашып, тантаналы парадта һәм бөек датага багышланган чараларда катнашырга чакырды. Тантанага чакыру белән бергә ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк җыелмалары да тапшырдылар.

“Сезнең тормыш батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге, без сезгә рәхмәтле, сәламәтлек һәм озын гомер сезгә", - дип, Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов ветераннарга теләкләрен белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр барлык ветераннарга һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырылачак.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International