Участокны реконструкцияләү узган елның июнендә башланды.

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә катнашучылар өчен һәйкәл беренче тапкыр 2006 елның 26 апрелендә ачылды. Еллар узу белән һәйкәл ремонт таләп итә. Район җитәкчелеге әлеге территорияне төзекләндерү турында Карар кабул итте. Аллея республика программасына керде. Ремонтка 21 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүген төп композицияне - алмагачны символлаштыручы һәйкәлне алып килделәр һәм урнаштыра башладылар. Хәзерге вакытта агачның кәүсәсен урнаштыралар. Атна ахырына чәчәкләре дә китереләчәк. Гомумән алганда, Чәчәк ата торган алма рәвешендәге һәйкәл тәкъдим ителәчәк.Тау территориясендә алмагач үсентеләре утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International