Казанның 2019 марафонында Татарстанның иң "шәп йөгерүче" районнарын билгеләячәкләр.

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

2019 елның 4 нче - 5 нче маенда Казанда марафон узачак. Аның кысаларында оештыру комитеты Татарстан Республикасының "иң шәп йөгерүче" муниципаль берәмлекләрен атаячак. Аларны марафонда катнашучылар санының район халкы санына карата процент нисбәтеннән билгеләячәкләр.Ярышлар нәтиҗәләре буенча республиканың өч районына универсаль спорт мәйданчыклары төзеләчәк: мини-футбол өчен кыр, волейбол-баскетбол мәйданчыгы һәм тренажерлар белән мәйданчык. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.Катнашучыларны чараның электрон системасы аша исәпләячәкләр, ә районнар рейтингы атна саен вакыйганың социаль челтәрләрендә басылачак. Бу зур чарада син дә катнаша аласың, искиткеч бүләкләр алрга һәм хәтта медаль ала аласың. Тизрәк гариза бирергә ашык! Ярышлар, дистанцияләр һәм катнашучылар турында тулырак мәгълүмат сайтта: https://timerman.org/events/kazan-marathon-2019/​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International