Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

«Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында» 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә предприятиеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнә, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары резервлана. 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3статьясы нигезендә эш бирүчеләргә хезмәткәрләр саны 100 кешедән артып киткән, инвалидларны эшкә алу өчен квота хезмәткәрләрнең уртача саныннан 2дән 4 процентка кадәр билгеләнә. Хезмәткәрләр саны 35 кешедән дә ким булмаган һәм 100 кешедән дә артык булмаган эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә алу өчен хезмәткәрләрнең уртача саныннан 3 процент күләмендә квота билгеләнә. «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында» 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясындагы 2 пунктында күрсәтелгән кагыйдә буенча эш бирүчеләр бурычлы: - инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен булдырыла торган яки бүлеп бирелә торган эш урыннары турында мәгълүматлар булган локаль норматив актлар кабул итәргә; - инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен булдырылган һәм бүлеп бирелгән эш урыннары (вазыйфалар) булу турында, әлеге эш урыннары турында мәгълүматларны үз эченә алган локаль норматив актлар, инвалидларны эшкә алу өчен квота үтәлеше турында мәгълүматны да кертеп, ай саен Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына вакантлы эш урыннары (вазыйфалар) булу турында мәгълүмат бирергә; -хезмәткәр эштән киткәннән соң 10көн эчендә Татарстан Республикасының мәшгульлек үзәкләренә инвалид гражданнар өчен эш урыннары булу турында мәгълумат тапшырырга; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 4 маендагы 170 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек башкаручы эш бирүчеләрдән инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турындагы нигезләмә расланды. Үз көченә п. 3.1, 3.2, 3.4 нигезләмәләр, эш бирүчеләр билгеләнгән квоталар нигезендә аларны гамәлгә кертелгән көннән бер ай эчендә бүлеп бирергә, ә кирәк булган очракта инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдырырга, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен булдырыла торган яки бүлеп бирелә торган эш урыннары турында мәгълүматлар булган локаль норматив актлар кабул итәргә һәм Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына әлеге Нигезләмә нигезендә расланган форма буенча мәгълүмат бирергә (Россия Федерациясе законнары белән мөһергә ия булу бурычы билгеләнгән очракта). Эш бирүче ай саен, хисаптан соң килүче айның 5 числосына кадәр, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен булдырылган һәм бүлеп бирелгән эш урыннары, шул исәптән әлеге эш урыннары турында мәгълүматлар үз эченә алган локаль норматив актлар, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә, вакантлы эш урыннары (вазыйфалар) булу турында мәгълүмат бирергә тиеш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International