«ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖ «Мамадыш» халкына хезмәт күрсәтү буенча участок эшендә үзгәрешләргә игътибар итәргә тәкъдим итә.
2019 елның 1 маеннан халыкка хезмәт күрсәтү участогы Мамадыш муниципаль районының күпфатирлы йортларда һәм шәхси секторда яшәүчеләр өчен паспорт өстәле хезмәте күрсәтүне туктата.
Әлеге датадан теркәү исәбенә кагылышлы документларны «Мамадыш идарәче компаниясе»ҖЧҖ белгечләре бирәчәк. Халыкка уңайлы булсын өчен паспорт өстәле хезмәте элеккечә «ЕРЦ – » Татэнергосбыт «ҖЧҖ «Мамадыш» халыкка хезмәт күрсәтү участогында : Мамадыш шәһәре, Пугачев урамы,11 адресы буенча күрсәтеләчәк.