Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы (ЕНИ) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап, ел саен 20-25 апрельдә уздырыла.

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы (ЕНИ) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап, ел саен 20-25 апрельдә уздырыла.

2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Европа иммунизация атналыгы (алга таба –ЕНИ) уздырылачак.

Ел саен үткәрелә торган ЕНИНЫҢ максаты - кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен Иммунопрофилактиканың әһәмияте турында халыкның игътибарын җәлеп итү һәм хәбәрдарлыгын арттыру. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы быел Иммунизациянең һәр аерым кешенең хокуклары, шулай ук коллектив бурычлары мөһимлегенә игътибарны юнәлтергә киңәш итә.

Иммунизация хәзерге вакытта булган медицина тыкшынуның иң нәтиҗәле һәм икътисади яктан акланган чараларының берсе булып тора. Халыкның эпидемия иминлеген тәэмин итү өчен планлы иммунизация белән халыкның колачлау дәрәҗәсе кимендә 95% тәшкил итәргә тиеш.

Төп максаты - республика халкына, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра.

Иммунизация - сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур казанышларның берсе. Йогышлы авыруларга каршы вакциналар куллану прививкалар ясалган инфекцияләрнең генә түгел, ә бәлки чәчәк авыруы һәм полиомиелит кебек куркыныч авыруларны да бетерергә мөмкинлек бирде. Кызамыкны бетерү бурычы куелды.

Иммунизация дифтерия, столбняк, кызамык, полио-миелит, кызылча, котыру, грипп, вирусли В гепатиты, туберкулез һәм үлемгә яки инвалидлыкка илтә торган башка авырулардан саклый. Профилактик прививкалар барысы да күрсәткечләргә карап, планлы тәртиптә уздырыла. Пландагыларын прививкаларның милли календаре нигезендә балаларга һәм өлкәннәргә ясыйлар.

Прививкаларның милли календаре - В гепатиты, дифтерия, коклюш (бума ютәл), кызамык, кызылча, полиомиелит, столбняк, туберкулез (БЦЖ), паротит (свинка: колак арты бизе шешү) кебек авырулардан мәҗбүри прививкалар исемлеге. Анда нинди вакцинаны ничә яшьтә ясарга икәнлеге күрсәтелә.

 Эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар гражданнарга йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычы янаганда, хезмәтләре инфекцион авырулар йоктыру ихтималы белән бәйле кешеләргә (терлек чалу, терлекләр карау, урман эшләре), йогышлы авырулар таралган төбәкләр һәм илләргә (Африка, Таиланд, Һиндстан һәм башкалар) баручыларга.

Исегездә тотыгыз! Йогышлы авыруларны соңыннан дәвалаганга караганда йоктырмау чарасын күрү җиңелрәк. Теләсә нинди прививка да авыруга караганда йөз тапкыр куркынычсызрак!

Вакцина ясату -ышанычлы яклау!

 Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International