Балалар экологик акцияләрне хуплый.

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

“Бәләкәч - чүп-чарны аерым җыю яклы!” проекты кысаларында файдаланылган батарейкаларны җыю буенча  “Батарейка тапшырып керпегә ярдәм ит!”, “Макулатура тапшыр – агачны коткар!”  акциясе дәвам итә. Проект кысаларында 650 данәдән артык батарейка җыелган. 2018 елның ноябрендә ТР табигать ресурслары һәм экология министрлыгына 250 данә, файдаланылган батарейкалар озатылган. -13 апрель көннәрендә тагын 400 данә батарейка җыелган.

Макулатура җыю буенча акция нәтиҗәләре буенча  «Теплоконтроль» ҖЧҖгә 1000 кг макулатура җыеп тапшырылды – бу 10 коткарылган агач. Безнең эко эшләр дәвам итә, “#ЭКОяз – 2019” кысаларында балалар бакчасында «файдалы эшне башлыйбыз! " табигать саклау акциясенә старт бирелде.

Акция барышында тәрбияләнүчеләрнең, ата-аналарның һәм педагогларның уртак көче белән пластик шешәләрнең капкачларын балалар бакчасының һәр төркемендә урнаштырылган махсус савытларга җыеп, аларны эшкәртүгә тапшыру һәм җыелган акчага мәктәпкәчә белем бирү территориясен яшелләндерү өчен үсентеләр алу планлаштырыла.

“Капкач гади чүп кенә булып калырга тиеш түгел!” девизы астында узузчы акция кысаларында балалар иртән иртүк капкыч җыела торган савыт янына ашыгалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International