Красная Горка Мәдәният йортында быел беренче тапкыр “Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының район бүлекчәсе утырышы узды. Якташларыбыз гореф-гадәтләрне торгызу, туган телне саклау буенча зур эш башкаралар. Бу юлы да милли мотивлар белән эшләнгән күргәзмә оештырылды.
"Ак калфак" иҗтимагый оешмасында бүгенге көндә 235 мөселман исәпләнә. Шуларның 165е-авыллардан. Алар даими рәвештә очрашулар, конкурслар үткәрәләр. Чираттагы чара да бик эчтәлекле булды. Район башлыгы урынбасары Вадим Никитин катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән котлады һәм районның иҗтимагый эшләрендә актив катнашуларыы өчен рәхмәт белдерде.