Бүген Мамадыш шәһәренең "Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе коллективы беркетелгән территорияне җыештыру буенча шимбә өмәсенә чыкты. Экологик чарада катнашучылар чүп-чар җыйдылар, үз биләмәләрен җыештырдылар. Мамадыш районында өмәләр дәвам итә!