Мамадышта Урта һөнәри белем учреждениеләре арасында өстәл теннисы буенча республика спартакиадасының зона этабы уза.

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген Мамадышта Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында өстәл теннисы буенча республика спартакиадасының зона этабы уза. Мәйданчыкта Мамадыш, Сарман, Актаныш, Азнакай, Баулы, Минзәләдән 9 команда ярыша. Ярышларны ачу тантанасында Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин катнашты. Ярышларның баш судьясы булып Игорь Пупышев тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International