Мамадыш районы хатын - кызларының “Ак калфак“ оешмасы җыены 9нчы апрельдә узды. Кызыл Тау авыл җирлегендә урнашкан мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Рухи мирасыбызны саклау, гореф-гадәтләребезне торгызу, милләтебезнең асыл кыйммәтләрен яшь буынга җиткезү кебек игелекле эшләр бихисап башкарылган. Монысы оешма җитәкчесе Рузалия Ибраһимованың еллык эшкә ясаган хисабында ачык күренде. Алга таба бурычлар билгеләнде. Авыл “Ак калфак“ оешмалары арасында игълан ителгән бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы, мөнәҗәтчеләр ярышы, фольклорчылар чыгышлары, кул эшләре күргәзмәсе чарага нур өстенә нур булды. Җыен бик күркәм һәм оешкан төстә узды.