Яз җитүгә Мамадыш халкы җиләк-җимеш бакчасын чистарта, чия һәм кураның тамырдан киткән яңа үсентеләрен, алмагачларның, грушаларның, сливаларның корган ботакларын кисеп, урамнардагы каты көнкүреш калдыклары контейнерлары янына чыгарып ташлый иде. Аларның хуҗалары ачыкланып, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясендә штрафлар салынды. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,6нчы маддәсендә моның өчен шәхси затларга кисәтү, 2000нән 3500 сумга кадәр штраф каралган. Бер ел эчендә шундый ук административ хокук бозу яңадан кабатланса, штрафларның күләмнәре арта. Болар турында газетабызга әледән-әле язып торабыз. Әмма ел саен мондый хәлләр кабатлана, гаеплеләр ачыкланып, штрафлар салына. Ә җәйгә чыгуга, төзелешләр һәм ремонтлар башлана. Төзелеш материаллары калдыклары да контейнерлар янында пәйдә була. Яңаларын сатып алгач, искергән көнкүреш техникасын да шулар янына чыгарып куялар. Иртән эшкә барганда нәрсәләр генә очратЯРАМЫЙ ИКӘН, ЯРАМЫЙ ИНДЕ мыйсың анда. Унитазлар, газ плитәләре, йомшак диваннар һәм креслолар, шифонерьлар, еллар буе шкафларда тузан җыеп ятканнан соң хуҗалар кирәксезгә саный башлаган китаплар һәм журналлар... Аларның да гаиләнең каты көнкүреш калдыкларына кермәвен газетабыз аша элек шәһәребездә калдыкларны чыгару белән шөгыльләнүче коммунальчылар кат-кат аңлаттылар, өстәмә техникалар – арбалы тракторлар һәм аларны төяү-бушату өчен махсус кешеләр куеп җыеп йөрделәр. Ә боларны алар кешенең аерым заказы буеча башкарырга тиешләр иде. Хәзер Мамадыш коммуналчылары каты көнкүреш калдыклары белән шөгыльләнмиләр, муниципаль район башкарма комитеты алар белән бу эшләрне башкару турында килешү төземәде. Хәзер, Россия законнары буенча, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны региональ операторлар үзләре җаваплылыгына алды. Мамадышта да бу хезмәтне күрсәтү өчен тендер откан оператор бар. Ул инде эшли башлады. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләп барсак та, агач ботаклары, иске мебель, төзелеш материаллары калдыклары ул категориягә кермиләр. Пластик контейнерларга иске кирпечләр, ташлар, плиткалар тутыра башласалар, алар ярылырга, эшкә яраксызга әйләнергә мөмкиннәр. Бүгенге оператор контейнерлар янына чыгарып ташланган төзелеш калдыкларын, иске мебельне һәм җиһазларны җыю белән дә шөгыльләнми. Муниципаль район башкарма комитетының кичәге утырышында бер шәһәрдәшебезгә төзелгән беркетмә каралды. Бер гаилә Горький урамындагы йортларның берсеннән фатир сатып ала һәм аңа ремонт үткәрә башлый. Бу эшкә ялланган ирләр ремонт калдыкларын капчыклар белән контейнерларга ташып тутырганда аларны контейнерларны бушату белән шөгыльләнүче оператор эшчеләре күреп ала һәм фоторәсемгә төшерәләр. Вәкаләтле затларны чакырып, фатир хуҗасына беркетмә төзиләр. Комиссиядә аңа административ чара күрелде. Халыкка нәрсә эшләргә соң? Һичшиксез башта региональ операторның Мамадыштагы вәкилләренә шалтыратып, коммуналчылар белән элемтәгә кереп, аларга гозереңне җиткереп карарга кирәк. Бары шундый киңәш кенә бирә алабыз. Тагын бер кат кабатлап әйтәбез: каты көнкүреш калдыклары контейнерлары янына төзелеш һәм ремонт калдыклары, киселгән агачларны, аларның ботакларын чыгарып ташларга ярамый.