Башкалабызда “Созвездие-Йолдызлык“ республика яшәләр телевизион эстрада сәнгать фестиваленең финал этабы старт ала. Анда Мамадыш районы данын 100дән артык яшь артист яклаячак. 14 нче апрельдә “Вокал – соло“ өлкәннәр төркеме номинациясе ярыша. Калганнар 15 нче апрельдә чыгыш ясый.