Кичә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының махсус комиссиясе районыбызның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия җитәкчесе - министр урынбасары Ришат Хәбипов җитәкләгән комиссия чара барышында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж, механизаторларга медицина күзәтүен үткәрүгә басым ясады. Алда торган чәчү кампаниясен оешкан төстә уздыру буенча төп мәсьәләләр каралды. Тулаем алганда, хуҗалыклар язгы кыр эшләренә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгәннәр, комиссия тикшерүе уңышлы узды.