Дүсмәт авыл җирлеге территориясендә чистарту буенча санитар-экологик икеайлык бара. Айлык кысаларында территорияне җыештыру буенча өмәләр дә башланып китте. 11 нче апрель көнне бюджет эшчеләре көче белән кардан ачылган юл кырларын чүптән чистарту үткәрелде.