“Мастер Профи” ҖЧҖ белгече Лариса Хамидуллина 2019 нчы елның 10 нчы апреле көнне Мамадыш районының халыкны эш бшлән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләргә психологик ярдәм күрсәтте.
Чара барышында эш эзләүчеләр, үзләренең психологик аерымлыкларын төгәлрәк белү йөзеннән, сорауларга язма җавап бирделәр.
Белгеч, аларның җавапларына карап, алларында торган мәсьәләләрнең чишелү юлларын, мөмкинлекләрен аңлатты, аларның һәр кайсына үзбаштан чишү өчен шәхси бурычлар куйды.
11 эш эзләүче бу көнне дәүләт хезмәте белән куллана алды.
Чара ахырында һәр катнашучы мөмкинлекләренә туры килгән аеры киңәш-тәкъдим алды.