Узган атнаның шимбәсендә – 6нчы апрель көнне Мамадыш турында Нократ елгасы боздан ачыла башлады. Гадәттә, Мамадыш туры боздан ачылып берничә көн узгач кына бозлар өстән ага башлый. 1846нчы елда Нократта Мамадыш турында боз – 27нче мартта, 1937нчы елда – 18, 1949нчы елда – 22, 1950дә – 10, 1973тә – 11, 1991дә – 15, 1995тә – 7, 1998 – 28, 2016да 13нче апрельдә киткән булган