МУЗЕЙ МӘГЪЛҮМАТЛАР ТУПЛЫЙ.

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Туган якны өйрәнү музее Мамадыш һәм Тәкәнеш районнарында беренче секретарьлар булып эшләгән җитәкчеләр турында мәгълүматлар туплый. Алар турында кызыклы мәгълүматлар, туганнарының, балаларының һәм оныкларының адресларын белүчеләрнең, гаиләләре архивларында фоторәсемнәре сакланучыларның музей хезмәткәрләре белән элемтәгә керүләре сорала. Тәкәнеш районы ике тапкыр оештырыла бергә ясыйк! Кеше ышанмаслык вакыйгага шаһит булдыгызмы, кызыклы чарада катнаштыгызмы? Шалтыратыгыз: 3-21-34 Төрлесеннән ган һәм бетерелгән. Беренче тапкыр аны 1930нчы елның августында оештыралар. Әмма шул ук елның ахырында ук бетерәләр. Икенче тапкыр 1935нче ел башында оештырганнар. 1962нче ел ахырында бер өлешен яңадан Мамадыш районына кушканнар. Бәлки районыбызда туып, Мәскәүдә һәм Казанда министрлар, министрлар урынбасарлары булып эшләгән якташларыбыз турында да белүчеләр бардыр. Музей хезмәткәрләре аларның да үзләре белән элемтәгә керүләрен сорыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International